Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлде
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлде

Хатын-кызның үлеме сәбәбен патолого-анатомик экспертиза раслаган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган.

«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек эчендә 73 кешенең коронавирус белән авыруы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кеше үлгән коронавирус

Нет комментариев