Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 158 очрагы расланган.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1947, 1948 һәм 1958 елларда туган өч ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.
Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 158 очрагы расланган.
Нет комментариев