Республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 121 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1958 елда туган ир-ат ике яклы пневмониядән хәле катлауланган килеш коронавирус белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган.
1984 елда туган хатын-кыз пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Хәле хроник авырулары кискенләшүе халәтендә начарланган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә хәбәрдә.
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 121 үлем очрагы теркәлгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев