Татарстанда меңнән артык гаилә яңа туган балалар өчен бушлай җыелмалар алды
Дәүләт ярдәме чарасы җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан (16 098 сум) артмаган гаиләләргә бирелә
2026 елның гыйнвар-август айларында Татарстанда яңа туган балалы гаиләләргә 1 007 бүләк кирәк-яраклары комплекты бирелде. Алар арасында 286 комплект махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре алды, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.
Дәүләт ярдәме чарасы җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан (16 098 сум) артмаган гаиләләргә бирелә. Бала табучы хатыннарга бүләк җыелмасын турыдан-туры бала тудыру йортында выписка чыккан көнне тапшыралар.
Комплект составына баланың беренче айлары өчен кирәкле барлык әйберләр керә: трансформер-комбинезон, кокон-мендәр, юрган, балалар киеме, гигиена чаралары, подгузниклар һәм балалар косметикасы.
Җыелмаларны бирү "Гаилә" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
НТР24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев