Республика бюджетында бу максатларга 150,46 млн сум каралган
2026 елда Татарстанда хроник С вируслы гепатиты булган пациентларны дәвалау чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «С гепатитына каршы көрәш» Федераль проекты кысаларында диспансер күзәтүе астында булган авырулар вируска каршы препаратларны амбулатор шартларда алалар. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Республика бюджетында бу максатларга 150,46 млн сум каралган. Шуның 109,84 млн сумы федераль бюджеттан, ә 40,62 млн сумы республика бюджетыннан киләчәк.
Новости Татарстан -ТатарстанДа
Нет комментариев