Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы Covid -19 инфекциясе белән зарарлануның 8 282 очрагы теркәлгән.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 47 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 47 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 8 282 очрак исәпләнә», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 7 162 ПЦР-тест үткәрелгәнлеген әйтте. Республиканың 1146 кешесе, авыру белән элемтәгә кергәнлектән, күзәтүдә тора.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә 162 татарстанлы коронавирустан дәваланды, дип өстәде.
Нет комментариев