Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 75 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның 2се — читтән кертелгән, 73е элемтә юлы белән йоктырылган. 15 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр— алар 23 кеше, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәр булганнар арасында 21 очрак ачыкланган.
Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.
8464 кеше, шул исәптән 43 е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.
Нет комментариев