ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булып үткән видеобрифингта "Агымдагы ел медицина өлкәсендә "Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы" дип билгеләнеп үтү "Парклар һәм скверлар елы" белән тәңгәл килде.
Бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур этәргеч булды", дип белдерде. Министр сүзләренә караганда, гыйнвар аеннан алып, августка кадәр нәтиҗәләр буенча Татарстанда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары 0,5 %ка кимегән. Идел буе Федераль округы буенча үлем-китем дәрәҗәсе күрсәткеченең бездә иң түбән булуы ачыкланган. Әлеге күрсәткечне киметү юнәлешендә республикада нәтиҗәле эш бара. Шул уңайдан "Республика халкының гомер озынлыгын арттыру. Гипертоник авыру" дигән яңа программага нигезләнеп, мәгълүмат тарату һәм халык алдында лекцияләр уку оештырылган. Һәрбер кеше үзенең сәламәтлек дәрәҗәсен белергә тиеш, дип ассызыклады Гадел Вафин. Кан басымын контрольдә тоту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табибка күренүне кичектермәү, дөрес туклану, көндәлек рационда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк файдалану кебек мөһим киңәш-тәкъдимнәр яңгырады.
Фото: http://www.kazan.kp.ru/daily/26419/3295781/
Нет комментариев