Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары пациентның йөзендәге катлаулы шешне алган
Табибларга ярдәм сорап 47 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе хирурглары пациентның бит нервысы янында урнашкан катлаулы шешне уңышлы алган. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Табибларга ярдәм сорап 47 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән, ул яңагындагы зур шешкә зарланган. Тикшерү аның колак тирәсендәге төкерек бизенең аденомасы кабат үсеш алуын күрсәткән. Элегрәк ул мондый шешне Чиләбедә 2010 елда алдырган, әмма шеш ул вакытта күпкә азрак булган.
Операцияне теш казнасы-йөз хирургы Андрей Рудык һәм аның ассистенты Анастасия Царевина үткәрде. Белгечләр йомшак тукымаларны сак кына аерып алганнар, ә аннары оптик җиһазлар һәм микрохирургия инструментлары ярдәмендә күп төенле шешне алып ташлаганнар, бит нервысының барлык тармакларын саклап калганнар.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев