Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында урамда саклагыч битлек киеп йөрмәскә киңәш иттеләр.
Авырулардан саклану чараларының берсе – битлек кию. Бүгенге көндә аны кеше күп булган урыннарда гына түгел, урамда да кия башладылар. Урамда битлек кию кирәкме? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында урамда саклагыч битлек киеп йөрмәскә, саф һава сулау файдалырак дип киңәш итә. “Битлек ул кеше белән аралашканда, кибет, аптека кебек кеше күп була торган урыннарда киелергә тиеш, – дип аңлата табиблар да. Машина эчендә дә, әгәр дә руль артында утыручы салонда үзе генә икән, битлек мәҗбүри түгел.
Нет комментариев