Урицкий паркында сәламәтлек көненә багышланган акция узачак
Кунаклар өчен спорт программасы әзерләнде. Аңа инструкторлар җитәкчелегендә зарядка һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс керәчәк
Казанда 6 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе узачак. Үзәк мәйданчык Урицкий исемендәге парк булачак.
Акциянең төп вакыйгасы 10 мең адымлы дистанцияне бергәләп узу булачак. Катнашучылар саф һавада массакүләм йөрүгә кушыла алачак.
Кунаклар өчен спорт программасы әзерләнде. Аңа инструкторлар җитәкчелегендә зарядка һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс керәчәк.
Мәйданчыкта шулай ук интерактив зоналар оештырыла. Монда экспресс-тикшерү узарга: кан басымын үлчәргә, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин булачак.
Волонтерлар беренче ярдәм күрсәтү буенча өйрәтү дәресләре үткәрәчәк. Чарада яшь чикләүләреннән башка теләгән һәркем катнаша алачак.
Татарстан 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев