Сәламәтлек

Владимир Путин Татарстаннан ике табибны бүләкләде

Табиблар сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан ике медицина хезмәткәрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, табиблар сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үтелде.

Пирогов ордены белән 18 нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы вазыйфасын биләүче Ринат Җәлалдинов бүләкләнде.

Айдар Хәмидуллинга Россия Федерациясенең Атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенең рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлеге мөдире булып тора.

Новости Татарстана-ТатарстанДа


Нет комментариев