Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

13-15 март көннәрендә районда уздырылучы спорт чаралары

Килегез, күрегез, катнашыгыз, җан атыгыз!..

13 март көнне 10.00 сәгатьтә  “Хыял” яшьләр үзәгендә яшьләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш уза.

13 март көнне 19.00 сәгатьтә «Батыр» яшьләр үзәгендә җыелма командалар арасында волейбол буенча ярышлар уза.

13 март көнне 10.00 сәгатьтә чаңгы трассасында спорт мәктәбе 1-11 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге уздыра.

13 март көнне 12.00 сәгатьтә чаңгы трассасында «Балтасида» Спартакиадасы кысаларында оешма-предприятие җитәкчеләре арасында чаңгы эстафетасы ярышлары уза.

14 март көнне 9.00 сәгатьтә  “Балтач” спорткомплексында,  “Хыял” яшьләр үзәгендә, “Кариле” спорт залында, “Батыр” яшьләр үзәгендә, Чепья урта мәктәбе спорт залында волейбол ярышларның зона этабы уза.

15 март көнне 19.00 сәгатьтә «Балтач» спорт комплексында оешма-предприятие җитәкчеләре арасында волейбол буенча матч уза.

Мәгълүмат яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярышлар