Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

17 яшенә 17 җиңүе бар

Көрәш - көрәшү, Дилүскә бу мәгънә астында яшеренгән сүзләрнең каһарманы булырга туры килә. 4 яшьлек чагында кечкенә, шук малайны эт талый. Шул көрәшнең эзе батыр егетне бүгенгәчә бизи. Шуннан алып Дилүс батыр булуның нәрсә икәненә асылдан төшенә һәм көрәшкә юл ала.

2013нче елның ямьле Сабантуйлары да еракта калды кебек. Тик менә шул ямьле бәйрәмнән, бигрәк тә Көшкәтбаш һәм Балтач Сабан туендагы милли көрәш мизгелләре һич кенә дә күз алдымнан китми. Дилүснең көрәшкәнен мин нәкъ менә Көшкәтбаш Сабан туенда беренче мәртәбә күрдем.

- Дилүс, көрәш белән шөгыльләнүең синең үз теләгең идеме? Яки берәр кеше этәргеч бирдеме?
- Мин бу спорт төренә үз теләгем белән кереп киттем. Әти дә зур этәргеч бирде. Әти-әни ягыннан көрәш белән шөгыльләнүчеләр булу да мине шул юлга кертте.
Әти Сабантуйларда көрәште, кул көрәше буенча район командасында йөрде. Әниемнең энесе Марат Гомәров көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан, Рәсәй күләмендә үткәрелгән зур ярышларда призлы урыннар яулады. Ул минем беренче тренерым да.

- Битеңдәге шрамың белән бәйле хәлне сөйлә әле?
- Бу хәл көрәш белән бәйле түгел. 4 яшьлек чагымда үзебезнең эт талады. Ул вакытта ук курыкмаска, каршы торырга өйрәнгәнмендер инде. Көрәшкә мәхәббәт тә шул яшьтән башлангандыр, чөнки Сабантуйларда мәйдан уртасыннан чыкмый да идем. Әтинең, абыйларның көрәшкәнен кызыксынып күзәттем. Милли көрәш белән җитди шөгыльләнә башлавыма 6 еллап бар инде. Беренче мәртәбә әти гимназиягә Марат абый янына алып барды. Аңарчы үзебезнең авылдаш Рәҗәп Фатыйховтан файдалы киңәшләр алдым. Хәзер исә Дамир абый Гобәйдуллин кул астында шөгыльләнәм. Атнага 3 көн Арбор авылы мәктәбенә йөрим шуның өчен.

- Дилүс, кумирың бармы синең?
- Бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар. Алар кебек зур җиңүләр яулыйсым килә.

- Ә бүгенге көндә ирешкән уңышларың нинди?
- Актанышта үткәрелгән республика турнирында өченче урынны алдым. Районда үткәрелгән ярышларда 17 тапкыр - беренче, 5 мәртәбә - икенче, 3 тапкыр өченче урыннарны алуга ирештем. Район, авыл Сабантуйларында катнашып та бик күп җиңүләр яуладым.

- Мәктәпне бетергәч кайда укырга керергә исәплисең?
- Имтиханнарымны уңышлы тапшырсам, спорт өлкәсенә караган уку йортына керергә теләгем бар.

- Көрәш вакытында травмаларсыз гына булмый, егет кешегә күз яше күрсәтү дә килешми. Кемнең терәк булуы бөтен авырлыкларны онытырга ирек бирә?
- Ярышларда янымда гел әтием була. Ул миңа көч бирә. Мактап та ала, орышып та җибәрә. Тренерым Дамир абыйның киңәшләре миңа көч өсти. Аллага шөкер, көчле травмалар алганым юк.

- Әти-әниең һәм сеңлең хакында да берничә сүз.
- Гаиләбез дүрт кешедән тора. Әтием Рәдис шәхси оешмада шофер, әнием Ләйсән укытучы булып эшли. Нәркис исемле кечкенә сеңлем бар.
Түнтәр урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Дилүс Рамазановның бүгенге көндә җиңүләре күп кенә яшьтәшләрен көнләштерерлек. Киләчәктә дә аларның саны кимемәвен, ә киресенчә Көшкәтбаш егетенең исеме еракларга танылуын телим.
Рәсемдә: Дилүс кумиры Ринат Хәйретдинов (сулда) һәм тренеры Дамир Гобәйдуллин (уңда) белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250