2022 ел Балтач егете Әмир өчен аеруча истәлекле булды. Ни өчен?
Спорт

2022 ел Балтач егете Әмир өчен аеруча истәлекле булды. Ни өчен?

Райондашыбызны ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә күркәм күрсәткечләр, зур җиңүләр теләп калабыз!

Әмир Сөнгатуллин исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул Балтачыбызның чаңгы спорты буенча данлыклы тренеры Рәлиф Әскаровның шәкерте, төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында күп мәртәбәләр җиңү яулаган, бик тә сәләтле райондашыбыз.

Узып киткән 2022 ел Әмир өчен аеруча истәлекле булды, ул Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды. Чаңгы спортында зур дәрәҗәләргә ирешкән райондашыбызны ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә күркәм күрсәткечләр, зур җиңүләр теләп калабыз!


Әмир

Нет комментариев