Афәрин! Тимур Татарстан данын яклаячак (+фото)
Спорт

Афәрин! Тимур Татарстан данын яклаячак (+фото)

17-18 июньдә Мамадыш шәһәрендә республикакүләм җәйге ГТО Фестивале үтте

2 көн буе спортчылар йөгерү, йөзү, озынлыкка сикерү һәм башка төрләрдә көч сынашты. Районыбыз җыелма командасы бик матур нәтиҗәләр күрсәтте. Борнак авылыннан Хәбибуллина Әдилә гомум физик әзерлек буенча 2 нче урында. Хәялеев Тимур җиңел атлетика, гомум нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны яулады. Тимур ноябрь аенда Татарстан данын яклап рәсәйкүләм ГТО фестивалендә катнашачак. Спортчыларга алга таба зур уңышлар телибез!

Ләйсән  Әсхәтова

ГТО буенча белгеч


Нет комментариев