Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алды

Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлагач, "ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек" дигән.

ТР Президенты фәрманы нигезендә атказанган спорт мастеры, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкне Алинәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумы узган. Форумга ул үзе шөгыльләнә торган "Самбо-70" спорт үзәге җитәкчесе Ренат Лайшев белән килгән.

"Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк", - диде Алинә Заһитова.

Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә Заһитова белән булган бер хәлне телгә алып узды. Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлагач, "ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек" дигән.

  • 15 яшьлек Алинә Заһитова 2018 елда Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. 2019 елда дөнья чемпионаты җиңүчесе.

Татар-информ

Фото: rusminnikhanov

Мәдәни җәмга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова