Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Алтын алка» призы – карадуганлыларда!

Хоккей уены районыбызда соңгы елларда икенче яңарыш ала дисәк тә була.

Ир-егет хоккейчыларыбызның Сочи шәһәренә барып ярышларда катнашуы, район хоккей командалары арасында төрле яшьтәге төркемнәрне үз эченә алган лигалар оештырып ярышу, шәхси эшмәкәрләрнең һәм оешмаларның, шул исәптән «Хезмәт» газетасы һәм традицион рәвештә «Алтын алка» призларына бара торган даими ярышлар моны дәлилли.
1999-2000 елларда туган яшь хоккейчыларның 2 көн дәвам иткән ярышлары Карадуган бозында 18 январь көнне тәмамланды. Финалда 4 мәктәп командасы - Карадуган, Шеңшеңәр, Түнтәр һәм Балтач гимназиясе. Районнның шушы яшьтәгеләр арасында иң яхшы командасы дип карадуганлылар танылды. Алар хәлиткеч ярышта беренче-икенче урын өчен Шеңшеңәр мәктәбе командасы белән көч сынаштылар. Төп һәм өстәмә вакыт 1:1. Һәр ике капкага да буллит билгеләнә. Шеңшеңәрлеләр ташлаган алканы капкачы тотып кала алды, ә Карадуган мәктәбе командасыннан Хөсәинов Рөстәм алканы капкага ташлап, үз командасына җиңү китерде. Өченче урында Түнтәр мәктәбе яшь хоккейчылары, Балтач гимназия командасы дүртенче урында.
Фотоларда ярышлардан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250