Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ат чабышлары – Сабантуй бизәге

Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп алуы сер түгел.

Бар халык Сабантуйга агылганда инде иртәнге сәгатьләрдән килеп, малкайларны чабышка әзерли торган җайдакларны да, атларның хуҗаларын да, чабыш атларына гына хас үзенчәлекләре булган атларны да күрергә була.

Мәйданда уеннар гөрли, җырлар яңгырый, ә халык билгеләнгән вакытны гына көтеп торгандай, ат чабышы уза торган мәйданга юл ала. Быелгы район Сабан туена һава торышының салкынча булуы да киртә булмады, һәркем шушы кызыклы мизгелләрне күзәтергә теләде. Атлар үзләрен төрлечә тотты, кайсыдыр киреләнеп алды, кайсыдыр старт сызыгыннан җиңүче булуын күрсәтте. Тамаша кылучылар үзара кайсы җиңәр икән дип фаразларын җиткерделәр. Ул арада кул чабып үзләре ошаткан атка җиңү теләп, әйдә, әйдә, булдырасың, молодец, дип җан аттылар. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малкайларны яратуны да чагылдыра. Чабышкылар арасында инде күп кенә ярышларда үзләрен күрсәтеп өлгергән җайдаклар да, чабышкылар да бар иде. Ярыш шуңа да ярыш инде ул, анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Иң мөһиме, ярышлар тыныч үтте.

Ярымтокымлы бияләр, 1200 метр:

1 урын – Самат Рәхимҗановның «Профи» кушаматлы аты, җайдагы Анна Макарова,

2 урын – «Кама» хуҗалыгыннан «Сакура» кушаматлы ат, җайдагы Рәнис Таҗетдинов,

3 урын – «Труд» җәмгыятеннән «Шакура» кушаматлы ат, җайдагы Айнур Гарифуллин;

Ярымтокымлы айгырлар, 1800 метр:

1 урын – «Дуслык» җәмгыятеннән «Ямус» кушаматлы ат, җайдагы Анна Макарова,

2 урын – «Сосна» җәмгыятеннән «Грейсланд» кушаматлы ат, җайдагы Рәнис Таҗетдинов,

3 урын – «Дуслык» җәмгыятеннән «Магнат» кушаматлы ат, җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев;

Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар, 1800 метр:

1 урын – «Сосна» җәмгыятеннән «Дон Ветер», җайдагы Рәнис Таҗетдинов,

2 урын – «Арбор» җәмгыятеннән «Икс Формула», җайдагы Альберт Шәйхетдинов,

3 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Легионер Прайд», җайдагы Евгений Терентьев;

Татарстанда туган чиста токымлы бияләр, 1200 метр:

1 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Ласточка Прайд» кушаматлы ат, җайдагы Евгений Терентьев,

2 урын – «Борнак» җәмгыятеннән «Хамина РТ» кушаматлы ат, җай-дагы Рәнис Таҗетдинов,

3 урын – «Смәел» җәмгыятеннән «Диаманта РТ» кушаматлы ат, җайдагы Ринат Шәйхетдинов;

РФда туган чиста токымлы атлар, 1200 метр:

1 урын – Борис Мироновның «Крик» кушаматлы аты, җайдагы Владимир Квасов,

2 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән «Ангел Бол» кушаматлы ат, җайдагы Альберт Шәйхетдинов,

3 урын – «Ники Стронг» кушаматлы ат, җайдагы да, хуҗасы да Анна Макарова;

Ярымтокымлы атлар-кунаклар, 1800 метр:

1 урын – «Самира» кушаматлы ат, җайдагы да, хуҗасы да Андрей Димитриев,

2 урын – «Тайсан» кушаматлы ат, җайдагы да, хуҗасы да Александр Евдокимов,

3 урын – Айнур Яковлевның «Туман» кушаматлы аты, җайдагы Абдилла Акылбек.

«Җиңүчеләр билгеле, менә хәзер кайтсаң да була инде. Шәп чаптылар», дип хисләре белән бүлеште бер абзый. Чынлап та, бик матур булды быелгы ярышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышы