Атны ярышка даими әзерләргә кирәк (+фото)
Спорт

Атны ярышка даими әзерләргә кирәк (+фото)

Юлдан барганда «Сосна” хуҗалыгы басуында атларда берсен-берсе куып узышып чапкан ике елгыр атны күргәч, тукталмыйча булдыра алмадым.

Җайдаклары да таныш булып чыкты: район һәм авыл Сабантуйларында даими катнашучы – Рәнис Таҗетдинов белән Илназ Мөхәммәтгалиев. “Сосна” хуҗалыгыныӊ ярышларда призлы урыннар яулаучы “Пасейдон” белән “Санадор”ны вакыт булган саен шулай йөгертеп, формада булуларын тәэмин итәләр икән. - “Атны ярышка даими әзерләргә кирәк, бер көндә генә атка атланып җиӊү яулап булмый”, - ди Рәнис Таҗетдинов. Егетләр районда үтәчәк республика көненә багышланган атлар ярышына әзерләнүләрен яшермәделәр, максатлары бары җиӊү яулау икән.

 

Автор фотолары


ат чабышы

Нет комментариев