Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бәйге күтәренке рухта узды

Салавыч авылы Алмаз Нотфуллин истәлегенә үткәрелүче бәйге көнендә мәш килде

Күптән түгел  башкалабызда узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы гаять дәрәҗәле ярышта районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга татарча көрәш буенча 2024 ел нәтиҗәләреннән чыгып, өченче урын өчен тапшырылган 250 меңлек сертификат, балаларны көрәш серләренә төшендерүче Ринат Хәйретдиновның “Иң яхшы тренер”, көрәшне пропагандалаучы Нурзада Сәмигуллинның “Иң актив журналист” исемнәренә лаек булулары районыбызда татарча көрәшнең төпле нигезе булганлыгын раслап, һәркемгә күтәренке рух өстәде.

Салавыч авылы Алмаз Нотфуллин истәлегенә үткәрелүче бәйге көнендә мәш килде, спортзал да бал корты гөжләгән күк гөжләде. Аның өстенә көрәшебезгә “ТНВ” каналы вәкилләренең килеп керүе аптырашта калдырды. Смәелнең җиңелү белмәс кечкенә батыры Рүзәл Галимуллин аларның үз кунагына әйләнеп тә бетте бугай инде.

Бу юлы да ул телевидениегә Бөрбаштан якын дусты - икенче батырыбыз Билал Галимуллин  белән интервью да биреп куйдылар. Менә бит ничек булдырабыз. Аннан дәрәҗәле көрәшчеләребез - район башкарма комитеты җитәкчесе, атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Айдар Хәйретдиновның, РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллинның үгет-нәсыйхәтләре генә яшь батырларыбызга күпме рух өстәгәндер әле. Рәхмәт инде мәрхүм Алмазыбызның уллары Илназга, бигрәк тә Искәндәргә, Ильяска, абыйлары  Рамил Рәшит улына, “Татарстан” җәмгыяте рәисе Айнур Рамил улына, җирлек башлыгы Рәсим Латыйповка, туганнары Марсель Йосыповка, Ленар Әхмәтовка, федерация рәисе Фәнис Шәриповка... барлык хөкемдарларга, спорт мәктәбенә. Аларның  бердәм, ихластан ярдәме булмаса, ярышыбыз андый ук дәрәҗәдә уза да алмас иде әле.

Без бит инде күп көрәшче җыеп ярыш уздырырга өйрәнгән кешеләр. Шунлыктан, ярыш барышында тамашачыларның нигә бу ярышта 72 генә көрәшче микән  дигән сорауларына  дә җавап бирергә туры килде. Алда торган Татарстан беренчелегенә сайлап алу ярышлары булганлыктан, якын күрше-тирәләрне чакырмадык бу юлы.

 Тырыша инде Салавычта тренерлык итүче Алмаз Рәшит улы да. Ярыш саен үз нәниләрен җыеп, күрсәтмә чыгыш кебек аерым көрәштереп, аларда татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Бу юлы да 30 килограмм авырлыктагы 3 сабыен көрәштереп, ярышыбызга аерым төсмер бирде. Кунакка кайткан олы кунагыбыз Татарстанның атказанган экологы заманында үзе дә бил алышкан,бу ярышта улы Азаматны бил алыштыручы Фаяз Шакиров та ярыштан күтәренке рух белән кайтып китте. Балаларыбызга  Мамадышта узучы ярышларда җиңүләр генә юлдаш булсын инде.

 Менә алар, безнең җиңүчеләребез - 36 кг.да: Азат Галимов /Арбор/,Риназ Сабиров /Балтач/, Наил Сафиуллин /Пыжмара/, Йосыф Ризванов /Балтач/. 40 кг.да: Рүзәл Камалов /Бөрбаш/, Инзил Камалов /Балтач/, Хәлил Леонтьев /Чепья/, Әмир Сәләхиев /Норма/. 45 кг.да: Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Ислам Галиев /Балтач/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Ильяс Нәбиев /Смәел/. 50 кг.д: Азамат Шакиров /Смәел/, Ирек Бикбов /Чепья/, Илдан Батыршин /Смәел/, Даниял Хөснетдинов /Салавыч/. 55 кг.да: Денис Яковлев /Урта Көшкәт/, Данияр Маннапов/Салавыч/, Билал Галимуллин, Сөләйман Галимов /икесе дә Бөрбаштан/. 60 кг.да: Әхәт Әскәров /Арбор/, Азамат Шакиров /Казан/, Тимур Конькин /Чепья/, Денис Гайсин /Пыжмара/. 65 кг.да: Фидан Гарифуллин /Түнтәр/, Айнур Галиев /Шеңшеңәр/, Нургиз Нәҗипов /Салавыч/, Гадел Галимбеков /Бөрбаш/. 70 кг.да: Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Айнур Садретдинов /Норма/. 75 кг.да: Раяз Нәбиев /Балтач/, Раяз Хәбибуллин /Норма/, Раил Галәлетдинов /Карадуган/, Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/. 80 кг.да: Нияз Сәләхиев /Норма/, Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Риназ Заһидуллин /Салавыч/. 100 кг.да: Ильяс Биккинин /Карадуган/, Рияз Заһидуллин /Салавыч/. Авыр үлчәүдә: Тимур Әхмәтханов /Карадуган/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/, Илмир Гарифуллин /Норма/, Раяз Габдуллин /Салавыч/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев