Зарядка мәйданыннан барысы да күтәренке кәеф белән эш урыннарына таралыштылар.
Шушы көннәрдә район башкарма комитеты коллективы чираттагы эш көнен иртәнге гимнастикадан башлады.
«Хыял» үзәге методисты хезмәткәрләрне сәламләп: «Иртәнге зарядка организм өчен бик файдалы. Гәүдә языла, йокы ачыла, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия туплана. Сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир ясый», диде.
Зарядка ясау флеш-моб стилендә узды. Егет-кызлар дәртле музыка астында методист күрсәткән күнегүләрне кабатладылар. Хәрәкәтләр гәүдәнең муен, куллар, бил һәм аяк өлешләрен колачлады.
Нет комментариев