Балтач батырлары көрәш ярышларында икенче урын яулады
Спорт

Балтач батырлары көрәш ярышларында икенче урын яулады

Батырларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Казан шәһәрендә узган Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте призына яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш ярышларында Балтач районы җыелма командасының икенче урын яулавы — зур уңыш! 

Шәхси беренчелектә Раушан Галиев үз үлчәү авырлыгында беренче урын, Йосыпов Ислам икенче урын, ә Йосыпов Аяз өченче урын яулады.

Бу уңышлар — көрәшче батырларыбызның тырышлыгы һәм осталыгы нәтиҗәсе! Батырларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз! 


Нет комментариев