Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач боксчылары Мәскәүдән җиңү белән кайтты

Алга, Балтач боксчылары!

22-23 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «КИТЭК» клубы призына бокс буенча зур турнир узды. Бу ярышта 150 спортчы катнашып, ике көн дәвамында көч сынаштылар.

Спортчылар арасында көчле конкуренция булды, әмма Балтач егетләре үзләренең осталыгын һәм тырышлыгын күрсәтеп, җиңүче булдылар.

Сәмир Фәсыйхов, Раян Хөсәенов һәм Данис Николаев икенче призлы урын яуладылар. Аларның бу уңышы — ныклы әзерлек, тырышлык һәм көрәш рухының нәтиҗәсе. Егетләр ярышларда үзләренең техник осталыкларын, физик формада булуларын күрсәттеләр.

Шулай ук, без тренерлары Фаил Фәсыйховны да ихлас күңелдән котлыйбыз. Аның җитәкчелегендә егетләр күп кенә тренировкалар уздылар, һәм бу уңышлар — аның тырышлыгының нәтиҗәсе.

Фаил Фәсыйховның профессиональлеге һәм спортчыларга булган игътибары аларның уңышына зур өлеш кертте. Бу ярышлар барыбыз өчен дә зур горурлык, һәм без егетләрнең киләчәктә дә уңышларының арта баруын телибез! Алга, Балтач боксчылары! 

Яшь боксчылар ярышлардан соң хатын-кызлар боксы, кикбоксинг, тай боксы һәм таэквондо өлкәләрендә Россия спортчысы булган Светлана Михайловна Андреева белән очрашып, мастер-класс алу бәхетенә дә иреште, истәлеккә фотога да төште.

  Светлана спорт карьерасыннан соң тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Хатын-кызлар арасында бокс буенча әйдәп баручы тренерларның берсе, КИТЭК спорт клубын җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс