Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач боксчылары төбәкара ярыштан җиңү белән кайтты

Мәртәбәле ярышта Фаил Фәсыйхов кул астында шөгыльләнүче яшь боксчылар уңышлы чыгыш ясады

11-13 апрель көннәрендә Арчаның күпфункцияле үзәгендә СССРның атказанган тренеры Виктор Краснов һәм Арчада бу спорт төренә нигез салган Йосыф Сабирҗанов истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар узды.

Өч көн дәвам иткән турнирда барлыгы 14 команда, 107 яшь боксчы көч сынашты.

Турнирны ачу тантанасында бокс буенча дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы Айрат Хамматов катнашуы спортчыларга зур стимул булды.

Мәртәбәле ярышта Фаил Фәсыйхов кул астында шөгыльләнүче яшь боксчылар да уңышлы чыгыш ясап, районыбызга зур җиңүләр белән кайттылар. Николаев Данис – 1 урын, Исрафилов  Булат һәм Валишин Темирхан - 2 урын. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев