Балтач чаңгычыларына 24 спорт комплекты, көрәшчеләргә 50 кием бүләк иттеләр (+фото)
Спорт

Балтач чаңгычыларына 24 спорт комплекты, көрәшчеләргә 50 кием бүләк иттеләр (+фото)

Галимуллин Нияз Рафил улы Балтачта чаңгы федерациясен ачып, финанс ягыннан ярдәм итеп эшен башлап җибәргән иде.

Балтач районына республика чаңгы федерациясе тарафыннан билгеләп куелган кураторы, үзебезнең якташ егет, Галимуллин Нияз Рафил улы Балтачта чаңгы федерациясен ачып, финанс ягыннан ярдәм итеп эшен башлап җибәргән иде.

Эшмәкәр егет район Советының кече утырышлар залында остазлар һәм спортчылар белән очрашты. Очрашу барышында алга куелган бурыч-максатлар хакында сөйләшенде һәм якташыбыз чаңгычыларга 24 спорт комплекты, көрәшчеләргә 50 кием бүләк итте.

 

чыганак


көрәш чаңгы

Нет комментариев