Балтач йөзүчеләре Әлмәттән җиңү белән кайтты
Киләчәктә йөзүчеләребезгә унышлар телим!
Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча Әлмәт шәһәре ачык беренчелеге узды. Остазлары Фәридә Нәкыйпова җитәкчелегендә Балтач районының яшь йөзүчеләре биредә дә уңышлы чыгыш ясап, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.
100 м баттерфляй стилендә Балтач мәктәбе укучылары Зиатдинов Адиль һәм Гыйләҗетдинова Әмирә – 3 урын, 200 м комплекслы йөзү стилендә Зиатдинов Адиль 3 урын яулады.
2016-2017 нче елгы балалар: Минсафин Радель, Минсафин Тимур, Газизов Билал, Коробицкая Милена 2нче һәм 3нче яшүсмерләр разрядын үтәделәр. Афәрин, киләчәктә дә йөзүчеләребезгә унышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев