14-16 октябрь көннәрендә Марий Эль республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә студентларның IV Төбәкара хәрби сәнгать форумы узды.
Хәрби сәнгать форумында "Балтач" спорт мәктәбенең каратэ буенча тренеры Вәсилә Газизова һәм аның укучылары Вәлиева Айзилә, Хәмидуллина Айгизә, Камилова Зилә, Нәбиев Наил катнашты.
Форумда киокусинкай каратэ, каратэ годзю-рю, айкидо буенча иң яхшы тренерлар, шул исәптән бик күп мактаулы исемнәре булган Виктория Вовк тренировкалар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Балалар үзләренең белем дәрәҗәсен күтәрделәр, үзләренең күнекмәләрен күрсәттеләр.
Нет комментариев