Балтач кызлары Болгарияне яулый
Ярышта 57 илдән 1500 спортчы үз көчен сынады
Болгариянең Албена шәһәрендә кул көрәше буенча дөнья чемпионаты булып узды.
Ярышта 57 илдән 1500 спортчы үз көчен сынады. Россия командасы составында Балтачтан Зәмирә Мөхәммәтгалиева, Азалия Нурмөхәммәтова, Милена Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады.
Зәмирә ике кулы белән дә 4 урын, Милена уң кулы белән – 4, сул кулы белән 8 урын, Азалия уң кулы белән – 5, сул кулы белән 8 урын яулады. Кызлар команда зачетына үзләреннән зур өлеш кертте. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев