Балтач мәктәбе кызлары Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында катнашачак
Спорт

Балтач мәктәбе кызлары Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында катнашачак

Мариягә, Фирүзәгә һәм Зәмирәгә май аенда Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында уңышлар теләп калабыз

9-14нче март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге булды. Татарстан Республикасының җыелма командасында Балтачтан 10 кеше иде, алар арасында минем классташларым булу — тагын да шатлыклы күренеш. Алар — Хөснетдинова Фирүзә, Субаева Мария һәм Галиев Зөфәр. Безнең мәктәптән барлыгы 5 укучы катнашты. Әлеге сыйныфташларым һәм 8 нче сыйныфтан Зәмирә Мөхәммәтгалиева белән 7 нче сыйныфтан Хәялиева Сафия.

Чемпион кызыбыз Зәмирә белән булган әңгәмәне без экраннардан күрдек инде, ә менә мин үземнең сыйныфташ кызларым белән әңгәмә корып алдым. 

— Кызлар, бу ярыштан алган хисләрегез белән бүлешегез әле. Мария, бу ярыш синең өчен ничек узды?
— Бу ярыш минем өчен иң күләмле һәм мөһим ярышларның берсе булды. Без монда күп тәҗрибә җыйдык, дуслар таптык, гомумән, онытылмаслык хисләр кичердек.

— Фирүзә, син кул көрәше белән күптәннән шөгыльләнәсең бит, әйеме?
— Әйе, мин инде 2 ел кул көрәше түгәрәгенә йөрим. Бу минем дүртенче тапкыр мондый зур ярышка баруым. Мин дә бу ярыштан бик күп уңай энергия, онытылмаслык хисләр алып кайттым.

— Кызлар, ярыш ничек үтте, бераз тәртибе белән таныштырыгыз әле.
Мария: Ярыш 3 көн барды. Һәр көнне үз яшь категориясе һәм авырлыгы буенча бүләкләү булды. Ә соңгы көнне үз категориясендә иң яхшылар бүләкләнде. 
Фирүзә: Шуны дә әйтәсе килә, бу елны Россия беренчелегенә үткәрелгән ярыш иң күләмле булып тарихка кереп калды. Биредә 62 илдән вәкилләр килгән иде.

— Уңышларыгыз белән дә бүлешегез әле, кызлар.
Мария: Безнең районнан 5 кеше призлы урын алды. Шуның дүртесенә Европа чемпионатына барырга мөмкинлек бирелде. Фирүзә белән мин дә шулай арасында. Мин уң кул буенча 2, гомуми очколар буенча 4 нче урында.
Фирүзә: Ә мин уң кул белән 1, сул кул белән 2, гомуми очколар буенча 2 нче урында.

Кызлар бертавыштан үзләренең тренерлары Сафиуллин Ранил Дамир улына, әти-әниләренә бик тә рәхмәтле. Без дә кызларыбыз Мариягә, Фирүзәгә һәм Зәмирәгә май аенда Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында уңышлар теләп калабыз. 

Әңгәмәдәш –  Гайшә Камалиева, Балтач урта мәктәбенең 8-в сыйныфы укучысы
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев