Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач мәктәбендә оста баскетболчыларны ачыкладылар

Чара Кариле спорт комплексында үтте

Сәламәтлек көне кысаларында Балтач урта мәктәбе укучылары һәм ата-аналар арасында баскетбол турниры узды.

Чара Кариле спорт комплексында үтте. Уенны карарга тамашачылар да күп җыелган иде.  

Турнирны ачу тантанасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова  спортның  балаларның  физик  үсешенә һәм рухи бердәмлегенә тәэсире турында сөйләде  һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Тренерлар турнир кагыйдәләрен һәм уен тәртибен аңлатканнан соң ярышлар башланып китте. Бик киеренке барды ярышлар, беркемнең дә сер бирәсе килмәде.

Балтач урта мәктәбендә әти-әниләр белән укучылар катнашында уза торган ярышларның бу беренчесе генә түгел. Ел саен  матур традиция буларак хоккей, чаңгы, волейбол ярышлары уздырылып килә. Инде менә мәктәп күләмендә оста баскетболчыларны да ачыклый башладылар. Дәвамлы булсын!

Ярышта барлыгы алты команда катнашып, ике кызлар командасы – беренче, егетләр һәм әниләр командасы – икенче, ике әтиләр командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Ярыш тәмамлангач, мул табыннар артында гаиләләр бергәләп кунак булды. 

Сәламәт тәндә сәламәт акыл, ди халык мәкале. Балтач урта мәктәбе бу исәптән үз укучыларының белемле булуыннан тыш, сәламәт булуын да кайгырта. Әлеге хезмәттәшлеккә әти-әниләрне дә җәлеп итүләре дә мактауга лаек.

Чараны оештырган мәктәп коллективына, тренерлар Рәниф Нәҗипов һәм Ранил Шакировка укучылар, әити-әниләр рәхмәтле булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев