Аязның бу казанышы районның горурлыгы
Яшь көрәшчебез, дөнья чемпионы Аяз Айдар улы Хәйретдинов «Россиянең спорт мастеры» дәрәҗәсенә лаек булды.
Бу — аның тырышлыгының, максатчанлыгының нәтиҗәсе.
Аязның бу зур казанышы безнең районның горурлыгы булып тора һәм яшьләр өчен үрнәк булып хезмәт итәр. Аның уңышлары киләчәктә дә зур җиңүләр һәм яңа биеклекләр белән үрелсен. Чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Афәрин, Аяз, син — безнең горурлык!
Нет комментариев