Балтач Сабан туеның ат чабышы нәрсә белән истә калды? (+ фоторепортаж)
Җиңүчеләр белән танышып узыйк
Балтач Сабан туенда ат чабышлары җиде төрдә узды. Шунысын әйтергә кирәк, быел ат чабышында яңалык бар − чабышкылар стартка берьюлы ябык бокстан кузгалды. Ярышлар гадел үтсен өчен шушындый алым куллана башладык, атлар барысы да тигез китәләр, дип аңлатты бәйгене оештыручылар. Иң беренче ике яшьлек «Ат йортында» тәрбияләнүче атлар ярышты. Халык әлеге категорияне бик кызыксынып күзәтте. Атларның киләчәге матур булыр, бик җиңел һәм бик матур чапты алар. Аннан соң стартка ярымтокымлы бияләр басты. Россия көне уңаеннан, Россия Федерациясендә туган чиста токымлы айгырлар − 1600 метр, ә чиста токымлы бияләр 1200 метрга чапты. Аннан соң гарәп токымлы атлар, ярымтокымлы айгырлар, Татарстанда туган чиста токымлы бияләр ярышты.
Боксларга килгәндә, аларны районның «Мелиоратор» оешмасы хезмәткәрләре ясады.
Ат спорты ярышларында призлы урын алучыла
«Ат йортында» асралучы ике яшьлекләр:
1 урын – «Сосна» җәмгыятеннән Самурия кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
2 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән Паулина кушаматлы ат (җайдагы Алмаз Гаязов);
3 урын – «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Энергия кушаматлы ат (җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев);
4 урын – «Водстрой» ширкәтеннән Актабол кушаматлы ат (җайдагы Илнар Ибраһимов).
Ярымтокымлы бияләр:
1 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән Хазира кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин);
2 урын – Арчадан, Гарифуллин В. Л. хуҗалыгыннан Ягуза кушаматлы ат (җайдагы Вильсур Гарифуллин);
3 урын – «Алга» җәмгыятеннән Венеция Мистрал кушаматлы ат (җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев);
4 урын – «Активист» хуҗалыгыннан Славная кушаматлы ат (җайдагы Илнар Ибраһимов).
Татарстанда туган чиста токымлы бияләр:
1 урын – «Смәел» хуҗалыгыннан Пламенная кушаматлы ат (җайдагы Искәндәр Ваисов);
2 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән Ласточка Прайд кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
3 урын – Мари Иленнән Анна Макарованың Настоящая Насира кушаматлы аты (җайдагы Анна Макарова);
4 урын – А.Евдокимовның Шиланга кушаматлы аты (җайдагы Александр Евдокимов).
Россия Федерациясендә туган чиста токымлы бияләр Россия көне хөрмәтенә чапты:
1 урын – «Арбор» җәмгыятеннән Икс Формула кушаматлы ат (җайдагы Дмитрий Джакубов);
2 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән Мега Люкс кушаматлы ат (җайдагы Александр Наумов);
3 урын – Мари Иленнән Анна Макарованың Ники Стронг кушаматлы аты (җайдагы Анна Макарова);
Гарәб токымыннан булган атлар:
1 урын – «Арбор» җәмгыятеннән Натилиус кушаматлы ат (җайдагы Дмитрий Джакубов);
2 урын – «Сосна» җәмгыятеннән Персия РТ кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин);
3 урын – «Водстрой» ширкәтенең Маска кушаматлы аты (җайдагы Илнар Ибраһимов);
4 урын – Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Монетка РТ кушаматлы аты (җайдагы Рәнис Таҗетдинов).
Россия Федерациясендә туган чиста токымлы айгырлар Россия көне хөрмәтенә чапты:
1 урын – Арчаның Салахов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Брейзен Зип кушаматлы ат (җайдагы Сергей Изосимов);
2 урын – «Сосна» җәмгыятеннән Дон Ветер кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
3 урын – «Уңыш» хуҗалыгыннан Фьерд Арч кушаматлы ат (җайдагы Анна Макарова);
4 урын – «Татарстан» җәмгыятеннән Ангел Бол кушаматлы ат (җайдагы Александр Наумов).
Ярымтокымлы айгырлар:
1 урын – «Труд» җәмгыятеннән Грейслэнд кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин);
2 урын – «Дуслык» җәмгыятеннән Ямус кушаматлы ат (җайдагы Илнар Ибраһимов);
3 урын – «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Лаки Бой кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
4 урын – «Алга» җәмгыятеннән Экзотик кушаматлы ат (җайдагы Николай Лялин).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев