Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач хәрбиләре сер бирмәде (+фоторепортаж)

Бүген «Сабантуй» ял паркында хәрби ветераннар арасында итекле хоккей ярышлары узды.

Инде җиде ел районыбызныӊ хәрбиләре бердәм булып, Ватанны саклаучылар көнен бергә билгеләп узалар. Бу елда да шулай булды.

Хәрби ветераннар уеннарда актив катнашып, итекле хоккей, канат тарту кебек уеннарда үзен сыный алды, көчен күрсәтте. Сабантуй паркы мәйданында узган ярышларда якыннары, балалары, туганнары, хезмәттәшләре аларга көч биреп торды. Соӊыннан бүләкләр тапшырылды, истәлек фотосына төштеләр.

Хоккей ярышында һава десанты гаскарләре беренчелекне яуласа, моряклар – икенче, Чечен сугышында катнашканнар өченче урын яулыды.

Тәнзилә Габдрахманова

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей итекле