Балтач хоккейчылары Аксубайда икенче урын яулады
Спорт

Балтач хоккейчылары Аксубайда икенче урын яулады

Ярышларда Балтач, Кайбыч, Аксубай муниципаль районнары командалары катнашты

16-17 нче февраль көннәрендә Аксубай районында 2012-2013 нче елгы яшүсмерләр арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.

Ярышларда Балтач, Кайбыч, Аксубай муниципаль районнары командалары катнашты.

Балтач хоккейчылары икенче урын яулады. Егетләрне һәм аларның тренерлары Садыйков Рамил, Нурсәетов Фидәил, Галимҗанов Рәмисне чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз.


Нет комментариев