Балтач бадминтончылары җиңү яулап кайтты
12 һәм 13 февраль көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә “Алтын волан” дип аталучы, бадминтон буенча ел саен үткәрелә торган турнирның беренче этабы уздырылды.
Анда райондашларыбыз да матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Беренче көнне Ирек Мортазин икенче урынга лаек булды. Икенче көнне Азалия Мөхәммәтгалиева белән Расил Мөхәммәтгалиев микстта – беренче, Нәргизә Мортазина белән Азалия Мөхәммәтгалиева парлы уенда – беренче, Ирек Мортазин белән Нәргизә Мортазина микстта – өченче, Ирек Мортазин белән Ранис Сафиуллин парлы уенда беренче урыннарга лаек булдылар.
Бадминтончыларыбызны ихластан котлап, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев