Балтач ДОСААФ командасы призер
Спорт

Балтач ДОСААФ командасы призер

Картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионатында безнекеләр җиңүчеләр рәтендә.

2020 елның 17-18 июлендә Байлар Сабасындагы «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды. Яхшы нәтиҗәләргә Балтач ДОСААФ командасы спортчылары да иреште.

«125-А» классында II урынны - Азат Мөхәммәтҗанов, III урынны-Вәлиәхмәт Хәкимов, «Восход» классында III урынны Илмир Мөкминов яулады.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

 


картинг

Нет комментариев