Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач эчке эшләр бүлеге командасы янә беренче булды

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эштән тыш вакытта үзләрен спортта сынарга да вакыт таба.

Иң элек Фердинант Гыйлемҗанов, Фаил Мөхәммәтшин, Рөстәм Газыймов, Рамил Бәдретдинов, Ләйсән Нәҗиповалардан торган команда ике төр ярыш буенча үткәрелгән ТР Эчке эшләр министрлыгы чемпионатында үз категория районнары арасында беренчелекне яулаган иде. Фаил Мөхәммәтшин күрсәткечләре III урынга лаек дип табылды. Түбән Кама шәһәрендә үткән самбо буенча чемпионатта Рүзәл Насыйбуллин, Фәнис Гыйльметдинов, Айнур Хәбибуллин, Рәлиф Гарипов, Рафил Шәймөхәммәтов составындагы Балтач эчке эшләр бүлеге командасы янә беренче булды.


Чираттагы чемпионат Алабуга шәһәрендә үтеп, иң көчле боксчыларны ачыклады. Бу ярышта да безнекеләр сер бирмәде. Айнур Хәбибуллин, Рәлиф Гарипов, Фаил Фәсыйхов, Рафил Шәймөхәммәтов тырышлыгы белән безнекеләр тагын беренчелекне яулады. Ф.Фәсыйхов, Р.Гарипов һәм Р.Шәймөхәммәтовлар үз үлчәү авырлыкларында өченче калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250