Зарядка мәйданыннан барысы да күтәренке кәеф белән эш урыннарына таралыштылар.
Бу атнада «Балтач газы" хезмәткәрләре эш көнен иртәнге гимнастикадан башлады.
«Балтач газы" идарәсенә инструктор булып "Хыял"үзәге методисты Әлфия Зыятдинова килгән иде. Хезмәткәрләрне сәламләп: "Иртәнге зарядка организм өчен бик файдалы. Гәүдә языла, йокы ачыла, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия туплана. Сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир ясый", диде.
Зарядка ясау флеш-моб стилендә узды. Газчылар дәртле музыка астында Әлфия ханым күрсәткән күнегүләрне кабатладылар. Хәрәкәтләр гәүдәнең муен, куллар, бил һәм аяк өлешләрен колачлады.
Нет комментариев