Балтач гимназиясе белән Сосна мәктәбе укытучылары - беренче урында (фото)
Спорт

Балтач гимназиясе белән Сосна мәктәбе укытучылары - беренче урында (фото)

30 гыйнвар көнне волейбол ярышлары белән укытучыларның кышкы спартакиадасының муниципаль этабы башланып киткән иде. 31 гыйнварда чаңгы, шорт-трек ярышлары узды. 1 февраль көнне "Балтач" спорткомплексында өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышының финал этабы узды.

Урта мәктәпләр арасында гомуми зачетта түбәндәге мәктәпләр җиңү яуладылар:
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Чепья мәктәбе
3 урын - Урта Көшкәт мәктәбе
Төп мәктәпләр арасында җиңү яулаган командаларыбыз:
1 урын - Сосна мәктәбе
2 урын - Субаш мәктәбе
3 урын - Шубан мәктәбе
8 февраль көнне Кукмара районында зона ярышлары узачак. Ярышларга әзерлек максатыннан, иртәгә - 3 февраль көнне хоккей һәм волейбол ярышлары буенча тренировкалар башланып китә. Командаларыбызга зона ярышларында да зур уңышлар телибез.

250

Нет комментариев