Балтач гимназиясе балалары Мамадышта шахмат буенча спартакиада да көч сынашты.
Ярышларда 32 командадан 64 шахматчы катнашты.
Ике көн барган ярышларда гимназия шахматчылары матур уен күрсәтте. Тимерхан Әкбәров беренче урын яулады. Гомуми зачетта Балтач командасы дүртенче булды.
– Тренерыбыз Ландыш Гарифуллинага зур рәхмәтләребезне ирештерәбез, – ди яшь шахматчылар.
Ландыш Гарифуллина фотолары.
Безне Telegramда укыгыз
Нет комментариев