Балтач "КамАЗ"ы - «SunnуФЕСТ» чана фестивалендә катнашты
Спорт

Балтач "КамАЗ"ы - «SunnуФЕСТ» чана фестивалендә катнашты

Мамадышта узган традицион «SunnуФЕСТ» чана фестивалендә безнең район данын "Факел" яшүсмерләр клубы коллективы яклады.

Үзенчәлекле чана шуу фестивалендә быел Татарстан, Россия төбәкләреннән илледән артык команда көч сынашты. Шулай ук «SunnуФЕСТ»та Словения, Пакистан, Бангладеш һәм Британиядән дә халыкара командалар катнашты.

"Факел" клубы бәйгедә  ТАССРның 100 еллыгына багышлап, "КамАЗ" формасындагы чана белән катнашты.

 


Нет комментариев