Балтач каратэчылары Йошкар-Олада таныла
Спорт

Балтач каратэчылары Йошкар-Олада таныла

12 һәм 13 ноябрьдә Йошкар-Ола шәһәрендә Киокушин каратэ буенча уку-тренировка ярышларының ачык беренчелеге үтте.

Айгизә Хәбибуллина – 1 урын, Разил Хәмидуллин, Алинә Якупова, Ислам Сафиуллин – 2 урын, Салават Кәримов 3 урын яулады.

Яшь спортчыларны һәм аларның остазларын - Альберт Бәзәгетдинов һәм Вәсилә Газизованы, вакытын жәлләмичә балалар белән бер ярышны калдырмыйча йөрүче Нияз Булатовны җиңүләре белән ихлас котлыйбыз. Алдагы бәйгеләр дә уңышлар китерсен.


каратэ

Нет комментариев