Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач өлкәннәре спортта сынатмый (+фоторепортаж)

Балтач ветераннарының VII мәртәбә "Өченче буын" спартакиадасы булды.

"Балтач" спорткомплексында районыбыз пенсионерлары арасында 7нче тапкыр "Өченче буын" дип исемләнгән спартакиада булып узды. Барлыгы 16 авыл җирлеге командасы катнашты. Ачылу тантанасында район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район пенсия Фонды идарәсенең баш белгече Гадения Муллагалиева, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин катнашучыларга һәм командаларга ихлас теләкләрен теләп, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп башлап җибәрделәр.
Ярышларга килгәндә, ветераннарыбыз дартс, "Күңелле стартлар" эстафетасында, өстәл теннисында, пневматик коралдан ату, боҗрага туп ыргыту һәм шахмат уеннарында көч сынаштылар. Берничә сәгатькә сузылган бу ярышларның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр билгеле булды:

Дартс ярышында - хатын-кызлар арасында:

1. Рәзинә Хәсәнова (Шубан авыл җирлеге);
2.Флера Хәсәнова (Карадуган);
3.Гөлсәвирә Галиева (Смәел).
Ир-атлар арасында:
1.Николай Сергеев;
2.Илдус Гарипов;
3.Рәкыйп Дәминов (Шубан).
Өстәл теннисы - хатын-кызлар арасында:
1.Җәмилә Сибгатуллина (Салавыч);
2.Әнисә Сабирова (Пыжмара);
3.Екатерина Ракова (Чепья).
Ир-атлар арасында:
1.Илшат Хәкимов (Балтач);
2.Рәдиф Ситдыйков (Норма);
3.Хаммат Низаметдинов (Пыжмара).
Коралдан ату буенча - хатын-кызлар арасында:
1.Фәйрүзә Газизова (Сосна);
2.Гөлшат Шәрәфетдинова (Куныр);
3.Равилә Закирова (Балтач).
Ир-атлар арасында:
1.Равил Таҗетдинов (Балтач);
2.Рәкыйп Дәминов (Шубан);
3.Николай Сергеев (Смәел).
Шахмат ярышында:
1.Мөхәрләмов Камил (Балтач);
2.Нурислам Шакиров (Норма);
3.Тәбрис Газимҗанов (Куныр).
Боҗрага туп ыргыту ярышында - хатын-кызлар арасында:
1.Нурия Кәримова (Борнак);
2.Гөлирә Әүхәдиева (Смәел);
3.Фирдания Алексеева (Куныр).
Ир-атлар арасында:
1.Мөдәрис Хәлимов (Балтач);
2.Ринат Шәфигуллин (Бөрбаш);
3.Рафис Хәйруллин (Сосна).
"Күңелле стартлар"
1. Сосна;
2. Карадуган;
3. Чепья.
Гомуми нәтиҗәләр буенча команда беренчелегендә:
1.Балтач шәһәр җирлеге командасы;
2.Куныр авыл җирлеге командасы.
3.Чепья авыл җирлеге командасы.
Автор фотолары.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9