Балтач җыелма командасы Байлар Сабасында узган ГТО комплексының кышкы фестиваленең зональ этабында катнашты.
Безнең команда Сабалардан гына бераз калышып икенче урынны яулады. Ярышларда 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге спорт сөючеләр чаңгыда узышуда, сыгылмалылыкта, озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә һәм турникта күтәрелүдә көч сынашты. Бу җиңү спорстчылар, тренерлар һәм физик культура укытучыларының уртак хезмәте.
Нет комментариев