Бүген 14 февральдә "Сабантуй" ял паркына чаңгы шуарга килүчеләр картинг ярышын да тамаша кылдылар.
Ярышларда 16 автомобиль катнашты. Иң җитезләр булып, Балтачның ДОСААФ автомәктәбе укучылары Ислам Хәйруллин белән Айназ Хөснетдинов һәм Кукмара егете Рәсим Галимов танылды. Алар өчесе дә төрле типтагы карт машиналары белән беренче урында җиңү яуладылар.









Нет комментариев