Кичә узган бадминтон ярышында җиңүчеләргә зур призлар бирелде
Яз айларына керүгә районда традицион бадминтон ярышлары уза. Быел да әлеге бәйге, күрше районнар белән берлектә, «МДСУ-1» оешмасы иганәчелегендә гаять тә оешкан төстә үтте. Һәммәсе 5 команда катнашты. Көне буе күңелле генә барган ярышта беренчелекне Кукмара, икенче урынны Балтачның беренче командасы, өченче урынны Саба, дүртенче урынны Арча, бишенче урынны Балтачның икенче номерлы командалары яулады. Бадминтон сөюче җиңүчеләргә иганәчебез тарафыннан зур призлар әзерләнүе бер куандырса, кечкенә укучы балалар арасында төп җиңүче булып, райондаш бадминтончыбыз танылуы янәдән шатландырды.
Нет комментариев