Бүген "Балтач" спорткомплексында мәктәп волейбол лигасының финал уеннары булды.
Кызлар арасында 1 урын Пыжмара волейболчыларында, 2 урында - Кенә, 3 урында Куныр мәктәбе.
Егетләр арасында 1 урында Куныр мәктәбе, 2 урында Салавыч, 3 урында Балтач урта мәктәбе.
5 көн эчендә барлыгы 85 матч үткәрелде. Барлык катнашучыларга, тренерларга, судьяларга, әлеге ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәбез, ди мәгариф идарәсе коллективы.
Нет комментариев