Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта удмурт егетләре татарча көрәшә

Кече Лызи мәктәбендә булганда спортзалга күз төшердек. 6 дәрес тәмамланган булуга карамастан, ул спортзал буш түгел иде. Һәм иӊ гажәпләндергәне шул – егетләр татарча көрәш белән шөгыльләнәләр.

Мәктәп директоры Эмил Гарипов ( ул үзе дә белеме буенча физик культура укытучысы, озак еллар балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбен җитәкләде) аӊлатуынча, мәктәптә укучылар милләт ягыннан төрле - татарлар, руслар һәм иӊ күбесе удмуртлар. Алар дус, тату яшиләр, укыйлар. Моннан 5 ел элек мәктәптә физик культура предметын укытырга танылган көрәшче, Татарстанда, районда зур уӊышларга ирешкән, күп Сабантуйларны откан Рамил Зәйнетдинов билгеләнгәч, класстан тыш түгәрәкнеӊ берсе татарча көрәшкә бирелә. Районда үткәрелгән барлык ярышларда катнашырга тырышабыз, соӊгы елларда егетләребезнеӊ юӊышлары күренә башлады. Бигрәк тә авыр үлчәүдә чыгыш ясаучы удмурт егетләребез татарча көрәштә булдыралар, ди Рамил Зәйнетдинов. Кече яшьтәге  укучыларны да санасаӊ, түгәрәккә йөрүчеләрнеӊ саны 30га якын икән. Димәк, укытучы спортныӊ бу төре белән балаларны кызыксындыра алган. Аларга уӊышлар телибез!

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш