Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Балтачны данлаган батыр (+фоторепортаж)

«Кариле» спорзалында 2014нче елда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Татарстанның атказанган тренеры һәм атказанган укытучысы, РСФСРның спорт остасы Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә көрәш буенча 17 тапкыр мәртәбәле бәйге булып узды

Әле күптән түгел Бөрбаш мәдәният йортында Васыйл Гарифуллинның шәкерте, Россия һәм Татарстан чемпионы Фидәил Шакиров истәлегенә ярышлардан соң «Безнең көрәшчеләр. Бөрбаш урта мәктәбе» дигән китапны халыкка тәкъдим итү булды.

Китапта язган кереш сүзендә Марат Әхмәтов «Балтач районының гына түгел, республиканың профессиональ көрәшенә нигез салучы якташыбыз Васил Гарифуллин — гомере буе татар халкына, милли көрәшебезне үстерү эшенә зур өлеш керткән олпат шәхес», дип ассызыклап узган иде.

Кариледә узучы бәйгенең рәсми ачылуына Васыйл Гарифуллин шәкертләре, шул чорда мәйдан тоткан батырларның — Миннегали Шакиров, Сәлим Әхмәтҗанов, Дамир Рәхматуллин һәм Балтачтан Тәбрис Маннаповның чакырылуы, аларга яшь көрәшчеләр алдында истәлекле бүләкләр тапшырылуы ярышларның дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды.

Соңгы елларда Норма мәктәбендә хезмәт куйган, җитәкче булган шәхеснең бәйгесе укучылар чыгышлары белән башланып китте. Ярышларның баш хөкемдары, Васыйл аганың бертуган энесе Наил Гарифуллин бу бәйгенең уңышлы үтүенә зур көч куя, мәктәп коллективы да аңа зур теләктәшлек белдерә.

Ярышларда районның Балтач, Норма, Яңгул, Бөрбаш, Смәил, Сосна, Чепья, Арбор мәктәпләреннән, Салавыч күппрофильле лицееннан 60 көрәшче катнашты. Соңгы вакытта укучылар арасында уза торган район бәйгеләрендә чит төбәкләрдән көрәшчеләр катнаша иде, бу яшьтә әле күп балалар көрәшкә яңа тартыла башлыйлар, үзара көрәшеп, осталыкларын чарлап, бераз ныгыгач, көндәшләр итеп күршеләрне дә чакырырбыз, ди район татарча көрәш федерациясе җитәкчесе, Васыйл батыр белән кулга-кул тотынып эшләгән Фәнис Шәрипов.

Бәйгенең җиңүчеләре: 27 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Солтан Әшрәфҗанов (Янгул мәктәбе);
2 урын — Рамазан Нигъмәтуллин (Сосна мәктәбе);
3 урын — Рүзәл Хәтимов (Борбаш мәктәбе), Әмирхан Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе).

29 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Рияз Сабиров (Балтач мәктәбе);
2 урын — Азамат Вафин (Бөрбаш мәктәбе);
3 урын — Савелий Денисов, Дмитрий Усманов (Чепья мәктәбе).

32 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Әзиз Фәнисов (Балтач мәктәбе);
2 урын — Раян Ганиев (Норма мәктәбе);
3 урын — Инсаф Габделхәев (Балтач гимназиясе), Гомәр Закиров (Смәил мәктәбе).

36 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Азат Галиев (Салавыч лицее),
2 нче урын — Илсаф Йосыпов (Чепья мәктәбе);
3 урын — Сәмир Борһанов (Арбор мәктәбе), Әмир Камалов (Норма мәктәбе).

40 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Кирилл Парманов (Чепья мәктәбе);
2 урын — Рәнис Шәрипов (Норма мәктәбе);
3 урын — Ислам Әшрәфҗанов (Яңгул мәктәбе), Салих Фазлыев (Бөрбаш мәктәбе).

43 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Сәйдәш Шакиров (Смәил мәктәбе);
2 урын — Ирек Хәйретдинов (Балтач гимназиясе);
3 урын — Азамат Хәбибуллин (Сосна мәктәбе), Ильяс Мифтахов (Норма мәктәбе).

46 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Артур Парфенов (Чепья мәктәбе);
2 урын — Ислам Фәйзрахманов (Норма мәктәбе).

50 кг. үлчәү авырлыгында: 1 урын — Фирдәвес Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе);
2 урын — Ирек Нургалиев (Норма мәктәбе);
3 урын — Әмир Хәйруллин (Салавыч лицее).

55 кг. үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Әмирхан Гыйниятуллин (Балтач мәктәбе);
2 урын — Нурсан Сәйфелганиев (Салавыч лицее);
3 урын — Айзат Низамов (Арбор мәктәбе), Рүзәл Гыйниятуллин (Норма мәктәбе).

55 кг. югары үлчәү авырлыгында: 1 урын — Камил Ганиев (Балтач мәктәбе);
2 урын — Таһир Шаһиәхмәтов (Смәил мәктәбе);
3 урын — Сөләйман Галимов (Бөрбаш мәктәбе), Айназ Бариев (Норма мәктәбе).

2011-2012 нче елгы Норма мәктәбе егетләре арасында: 1 урын — Ильяс Идиятуллин;
2 урын — Әмир Сәләхиев;
3 урын — Нияз Галиев, Зиннур Сәлахов.

Җиңүчеләргә медальләр һәм көрәш бәйгеләрен даими уздыруга зур өлеш кертүче Тимирязев исемендәге хуҗалыкның (җитәкчесе — Булат Исрафилов) һәм районда уза торган спорт чараларының югары дәрәҗәдә узуына зур игътибар бирүче Илшат Шакировның акчалата бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев